Татарстанда “Татарстанның чиста урманнары” республика табигатьне саклау акциясенең язгы этабы башланды

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстанда “Татарстанның чиста урманнары” дигән республика табигатьне саклау акциясе башланып китте, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтеннән. Быел ул 2 этапта: 22 апрельдән 22 июньгә һәм 16 сентябрьдән 16 ноябрьгә кадәр уздырыла.

Акциянең язгы этабы кысаларында республикабызның урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, кипкән агач-үләннәр һәм чыбык-чабыктан чистарту, шулай ук урмандагы элмә такталар, мәгълүмат такталары һәм ял урыннарын ремонтлау, төзекләндерү планлаштырыла.

“Татарстанның чиста урманнары” республика табигатьне саклау акциясе инде 2010 елдан бирле ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан үткәрелеп килә. Аның төп максаты – урманнарда санитария-экологик яктан уңайлы вәзгыять тудыру. Акция республиканың барлык муниципаль районнарында үткәрелә. ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, ТР Дәүләт Советы, министрлыклар һәм ведомстволар, учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләр хезмәткәрләре, урман кишәрлекләрен арендага алып торучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар, экологик берләшмәләр вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар аларда даими катнашып килә.

2018 елда акция 25 апрельдән 25 июньгә кадәр һәм 15 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр уздырылды. Аңа җәмгысе 7 меңнән артыграк кеше кушылды, шушы эш нәтиҗәсендә урман фондыннан барлыгы 3740 кбм күләмендә каты коммуналь калдыклар, корыган үлән, чыбык-чабык һәм ауган агачлар җыеп чыгарылды.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International