“Теремок” балалар бакчасында экология дәресе булып узды. Идел буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре сабыйларга уен рәвешендә планетабызның ресурсларына сакчыл мөнәсәбәтнең зарурилыгы турында сөйләде. Балалар, теорияне тыңлагач, дәреснең практик өлешенә күчеп, калдыкларны мөстәкыйль аерып карады. Педагоглар табигатьне сөюче нәниләр белән экология кагыйдәләре һәм икенчел чимал җыю турында сөйләште. Очрашу азагында нәниләр балалар бакчасы территориясенә кошлар өчен җимлекләр элде. Очрашу ахырында балалар канатлы дусларының ризыклары бармы-юкмы икәнен һәрвакыт күзәтеп торырга сүз бирде.
Балалар бакчасы моның белән генә тукталып калырга җыенмый әле. Максаты – алга таба практик дәресләр үткәрү, бакчаның тирә-юнен чистарту-төзекләндерү һәм яшь агачлар утырту.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте