#Ихтыярыйлар командасы өмәгә чыга!

2019 елның 19 апреле, җомга

 #ЭкоЯз2019ның төп өмәсе иртәгә Горки-Әмәт урманында үткәрелә. Чара 10.00 сәгатьтә бәйрәм программасы белән башланып китә, шуннан соң ул  киң колачлы чистарту-җыештыру, агач үсентеләре утырту белән дәвам итәчәк. Биредә өмәдә катнашучылар өчен интерактив мәйданчыклар: Эко-Маркет (экологик товарлар һәм ризыклар күргәзмә-ярминкәсе), Эко-Спорт (ГТО нормаларын тапшыру һәм фитнес-күнегү),  Эко-TED (экология темаларына блогерлар һәм активистлар чыгышлары), Эко-Класс (җимлекләр һәм вак-төяк әйберләр ясау буенча мастер-класслар), Эко-Стиль (аквагрим мәйданчыгы) эшләп торачак. Теләгендә булган кешеләр өчен тәҗрибәле экспертлар Горки-Әмәт урманының эко-сукмаклары буйлап экскурсия уздырачак.

Өмәдә катнашучыларга махсус отышта катнашу өчен флаерлар-лотерея билетлары тапшырылачак.

Өмә урынында икенчел чималны – электр әйберләре калдыкларын, макулатура, пластик, яраксызга чыккан батареяләр һәм лампочкалар җыюның оештырылачагын да исегезгә төшерәбез. Теләгендә булган барча кешене өмәдә көтеп калабыз!

Машина кую урыннары картасы белән “Фоторепортаж” кушымтасында таныша аласыз.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International