“Экологияне саклау буенча безгә зур җаваплылык йөкләнгән”. Эколог көнендә Министрлыкта хезмәткәрләрне бүләкләү булды

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре көнендә экологик иминлекне тәэмин итүдә  намуслы эшләүләре өчен бүләкләргә ия булды. Аларны аппарат киңәшмәсе кысаларында министр Александр Шадриков бүләкләде. “Экологияне саклау буенча безгә зур җаваплылык йөкләнгән. Алдыбызда – бик күп бурычлар. Әмма мин, бергәләшеп, иңгә-иң торып, аларны уңышлы төстә хәл итәсебезгә ышанам. Сезгә тынычлык, сәламәтлек, оптимизм рухы һәм экология файдасына яхшы идеяләр телим,” – дип билгеләп үтте ул.

Шулай итеп, Шлычков Анатолий “Фидакарь хезмәт өчен” Татарстан Республикасы медале белән бүләкләнде.

РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

- Кама буе территориаль идарәсенең 2 разрядлы өлкән белгече Гәрәев Рөстәм;

- дәүләт экологик экспертизасы бүлеге башлыгы Манидичева Ольга;

- Ык буе территориаль идарәсе башлыгы Мөстәкыймов Хәлил;

- хокук бүлеге башлыгы Никулин Александр.

ТР Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә Рәхмәт белдерелде:

- Кама буе территориаль идарәсенең өлкән белгече Струздин Петрга,

- Төньяк территориаль идарәсе баш белгече Рябинина Рузалиягә.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

- геология күзәтчелеге бүлеге башлыгы Борһанов Ленар;

- Үзәк территориаль идарәсенең 3 разрядлы өлкән белгече Билалов Ришат;

- Үзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясе баш белгече Вильданов Артур;

- Ык буе территориаль идарәсенең махсус инспекциясе башлыгы урынбасары Исхакова Алинә;

- дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе идарәсе башлыгы Полюшков Алексей;

- Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең 2 разрядлы өлкән белгече Узаков Марат;

- Кама буе территориаль идарәсе махсус инспекциясенең баш белгече Уткина Евгения;

- Үзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясенең 1 категорияле белгече Хәкимова Фәридә.

Министрлыкның Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

- Идел аръягы территориаль идарәсенең махсус инспекциясе баш белгече Абдуллина Миләүшә;

- Ык буе территориаль идарәсенең махсус инспекциясе программисты Авясова Гөлия;

- Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең махсус инспекциясе юристконсульты Бадеева Ксения;

- Үзәк территориаль идарәсенең 1 разрядлы белгече Галиева Һиндия;

- Кама аръягы территориаль идарәсе махсус инспекциясенең әйдәп баручы белгече Пещерова Римма;

- финанс контрольлеге, учет һәм хисап бүлегенең әйдәп баручы белгече Сәмигуллова Ләйсән;

- дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Сидорова Вероника;

- Кама буе территориаль идарәсенең 1 разрядлы белгече Силютин Денис;

- координацияләү һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Фәткуллин Руслан;

- дәүләт заказы һәм конкурслы торглар бүлеге өлкән белгече Хәкимова Разилә;

- Үзәк территориаль идарәсенең 1 разрядлы белгече Хрущев Сергей.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International