Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының Эколог көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне уңаеннан котлавы

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Хөрмәтле Татарстан экологлары, тармак ветераннары, республикабызда яшәүчеләр!

Бу көн планетабызның табигый байлыкларын саклау  буенча көндәлек, тәүлек әйләнәсе эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәме генә түгел, бәлки әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә үзебезнең тоткан урыныбыз турында тагын бер кат уйланырга мәҗбүр итүгә сәбәп тә әле. Чөнки экология бүгенге тормышыбызның аерылгысыз өлеше булып тора.

Табигать байлыкларын саклауга һәм республикабыз экологиясен яхшыртуга бәһаләп бетергесез өлеш кертүчеләрнең һәммәсенә зур рәхмәт сүзләре ирештерәсем килә. Бу бәйрәм көнендә, дөньябыз матурлыгының үзебезнең кулларда икәнен онытмыйча, барыбызның да чиста һава сулап, бәхетле булуыбызны телим! Сезгә нык сәламәтлек, табигатебезне саклауда бетмәс-төкәнмәс көч-энергия, уңышлар, ак бәхетләр насыйп итсен!

 

Татарстан Республикасы

экология һәм табигать ресурслары министры

А. В. Шадриков

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International