ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы үткәрелде. Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Министрлыкның рәсми сайтының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча бүлекләрен урнаштыру һәм тутыруга карата бердәм таләпләрнең үтәлешенә мониторинг нәтиҗәләрен карау.

2. 2019 елның 2 кварталы өчен ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Коррупциягә каршы көрәш чараларын үтәү буенча җыелма хисабы, Министрлыкның вазифаи затлары эшчәнлегендә коррупцион күренешләр турында массакүләм мәгълүмат чараларында (интернет һәм “Ышаныч телефоны”н кертеп) урнаштырылган, шулай ук гражданнар һәм юридик затлардан кергән мөрәҗәгатьләрдә урын алган мәгълүматларга мониторинг нәтиҗәләрен карап тикшерү нигезендә.

3. Министрлыкта Татарстан Республикасы дәүләти гражданлык хезмәте вазифаларын биләүче затларның һәм аларның гаиләләре әгъзаларының 2018 елда (2018 елның 1 гыйнварыннан 2018 елның 31 декабренә кадәрге хисап финанс елында) керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәт характерындагы бурычлары турында мәгълүматлар тапшыру срокларын үтәүгә анализ нәтиҗәләрен карап тикшерү.

4. Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе тарафыннан әзерләнгән 2018 елда Татарстан Республикасында коррупциянең торышы һәм коррупциягә каршы сәясәт чараларын тормышка ашыру турында җыелма хисабын карап тикшерү.

5. 2018 елда Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары тарафыннан тапшырылган коррупциягә каршы көрәш чараларын тормышка ашыру турында мәгълүматларны анализлау йомгаклары буенча күзәтүне карап тикшерү.

6. 2019 елның 1 яртыеллыгында норматив-хокукый актларга һәм норматив-хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча эш нәтиҗәләрен карап тикшерү.

7. “Кама аръягы территориаль идарәсендә коррупциягә каршы сәясәт чараларын тормышка ашыру”.

 Утырышта карап тикшерелгән эшчәнлек юнәлешләре буенча эшне көчәйтүгә һәм коррупцион күренешләрне кисәтүгә юнәлдерелгән конкрет чаралар һәм поручениеләр исемлеге булдырылды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International