Узган ял көннәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара циркуляр (ресурсларны яңарту дигән сүз) икътисады форумы эшендә катнашу өчен Хельсинкига (Финляндия Республикасы) китте. Республикабыз делегациясе составында ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков та бар. Хельсинкига сәфәр кысаларында Финляндия Илкүләм музее белән танышу, Хельсинки балалар хастаханәсендә булу һәм кайбер башка чаралар каралган.
Бүген Татарстан Республикасы белән UROS ltd. (Финляндия) компаниясе арасында Үзара аңлашу турында меморандум имзаланды. Документка Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм UROS ltd. вице-президенты Мика Похйолак кул куйды.
Килешүдә мәгълүмат алышу, экспертлар белән берлектә эшләүне һәм тәҗрибә алышуны көчәйтү, экспертларның уртак очрашуларын үткәрү билгеләнгән. Яклар экология өлкәсендә “әйберләр интернеты” технологияләрен эшләү һәм гамәлгә кертү буенча проектларны тормышка ашыруга әзер булуларын белдерде.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте