Бүген Александр Шадриков ТР Дәүләт Советында калдыклар белән эш итү өлкәсендә үткәрелә торган күзәтчелек эшчәнлеге турында чыгыш ясады

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышында җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүдә яңа системага күчүнең тәүге йомгаклары буенча фикер алышу булды. ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков депутатларны бу юнәлештә башкарылып килә торган күзәтчелек эшчәнлеге белн таныштырды. Ул ведомство белгечләренең төбәк операторы белән килешү төземәгән оешмалар белән эшләвен билгеләп үтте. Иң элек кисәтү ясала, шуннан соң күрсәтмә чыгарыла. Күрсәтмә үтәлмәгән очракта оешма Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы буенча административ җаваплылыкка тартыла, диде ул. Министр юридик затлар һәм хосусый эшмәкәрләр калдыкларының җиргә түгел, бәлки махсус җиһазланылган полигоннарга китереп аударылуы өчен  мондый килешүләр төзергә кирәклеген басым ясап әйтте.

2019 елның 4 аенда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары тарафыннан калдыклар белән эш итү өлкәсендә  890 материал тутырылган, рөхсәт ителмәгән урыннарда  800 чүплек (узган елдагыдан 20%ка кимрәк) табылган. Ачыкланган чүплекләрнең 95%ы юкка чыгарылган. Күзәтчелек тикшерүләре нәтиҗәләре белән  “Экологик карта” дәүләт мәгълүмат системасында “онлайн” режимында танышырга була.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International