Азнакай районында “Автостоп” операциясе үткәрелгән. Аның барышында инспекторлар су объектларының яр буйларында машина куярга яратучыларның эзенә төшкән. Рейд барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре Эстәрле елгасы су саклау зонасында Су кодексын бозуның 10 очрагын ачыклаган. Рейд йомгаклары буенча физик затларга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.42 статьясындагы 1 өлеше (“Су объектының яр буе саклау полосасыннан, су объектының су саклау зонасыннан хуҗалык эшчәнлегендәге һәм башка эшчәнлекләрдәге чикләүләрне бозып файдалану”) буенча административ беркетмәләр төзелгән һәм штрафлар салынган.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте