ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

 Азнакай районында “Автостоп” операциясе үткәрелгән. Аның барышында инспекторлар су объектларының яр буйларында машина куярга яратучыларның эзенә төшкән.


5
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре көнендә экологик иминлекне тәэмин итүдә  намуслы эшләүләре өчен бүләкләргә ия булды. Аларны аппарат киңәшмәсе кысаларында министр Александр Шадриков бүләкләде. “Экологияне саклау буенча безгә зур җаваплылык йөкләнгән. Алдыбызда – бик күп бурычлар. Әмма мин, бергәләшеп, иңгә-иң торып, аларны уңышлы төстә хәл итәсебезгә ышанам. Сезгә тынычлык, сәламәтлек, оптимизм рухы һәм экология файдасына яхшы идеяләр телим,” – дип билгеләп үтте ул.

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышында җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүдә яңа системага күчүнең тәүге йомгаклары буенча фикер алышу булды.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы үткәрелде.

Бүген Тула өлкәсе вәкилләре экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсе белән танышты.

Республикабызның әйләнә-тиә мохитен саклауга үзләреннән бәһаләп бетергесез өлеш керткән тармак ветераннары бүген янә үзләре эшләп киткән Министрлык бинасына җыелды.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткән брифингта санитария-экология икеайлыгына йомгак ясалды.

Түбән Новгородта РФ Президентының Идел буе федераль округы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров поручениесе нигезендә видеоконференция форматында табигать ресурслары һәм объектлары торышын дистанцияле мониторинглау  комплекслы системасын булдыру һәм камилләштерү буенча ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы булып узды.


3
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Узган ял көннәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара циркуляр (ресурсларны яңарту дигән сүз) икътисады форумы эшендә катнашу өчен Хельсинкига (Финляндия Республикасы) китте. Республикабыз делегациясе составында ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков та бар. Хельсинкига сәфәр кысаларында Финляндия Илкүләм музее белән танышу, Хельсинки балалар хастаханәсендә булу һәм кайбер башка чаралар каралган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International