Идел буе федераль округында табигать ресурслары торышын читтән торып мониторинглау системалары булдырылачак

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Түбән Новгородта РФ Президентының Идел буе федераль округы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров поручениесе нигезендә видеоконференция форматында табигать ресурслары һәм объектлары торышын дистанцияле мониторинглау  комплекслы системасын булдыру һәм камилләштерү буенча ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы булып узды. Чарада Татарстан Республикасыннан ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Фаяз Шакиров һәм республикабызның башка хакимият органнары вәкилләре катнашты.

Чарада катнашучылар урман фонды, урман һәм авыл хуҗалыгы объектларына, каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм утильләштерү урыннарына, карьерлар һәм чүплекләргә контрольлек-күзәтчелек эшчәнлегенең  төп бурычлары һәм проблемалары буенча фикер алышты. Утырыш йомгаклары буенча Ведомствоара эш төркеменең тематик төркемчәләре җитәкчеләре расланды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International