Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлау булды

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Республикабызның әйләнә-тиә мохитен саклауга үзләреннән бәһаләп бетергесез өлеш керткән тармак ветераннары бүген янә үзләре эшләп киткән Министрлык бинасына җыелды. Ветераннарны  ведомство хезмәткәрләре министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов җитәкчелегендә һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлады. “Сезгә нык сәламәтлек, әле тагын озак еллар буе көчле-энергияле булып калуыгызны,  лаеклы ялга булсагыз да,  элеккечә үк, үзегезнең бай тормыш һәм һөнәри тәҗрибәгезне яшь белгечләргә тапшыруыгызны телим!”, – дип мөрәҗәгать итте аларга Рөстәм Камалов.

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ветераннар советы Рәисе Елена Гыйлемҗанова җитәкчелегендә лаеклы ялдагы элеккеге хезмәткәрләребез өчен Идел-Кама тыюлыгына экскурсия оештырды. Экология тармагы ветераннары биредә тармак перспективлары буенча фикер алышты һәм үзләренең тәкъдимнәре белән уртаклашты.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International