“Duracell белән бергәләшеп батареяләр эшкәрт” проекты Татарстан шәһәрләре буйлап үзенең маршрутын дәвам итә. Яраксызга әйләнгән химик ток чыганаклары җыелдымы? Шулай икән, аларны махсус контейнерга җыю тиеш. Хәзерге вакытта акция Алабугада уза. Шулай итеп, биредә иске батареяләр һәм аккумуляторларны 23 июньгә кадәр түбәндәге адрес буенча тапшырырга мөмкин: Нефтьчеләр проспекты, 28 А йорт. 8-14 июль чорында контейнер Чаллыда, 15-21 июльдә – Түбән Камада, 22-28 июльдә Әлмәттә урнаштырылачак. Контейнерларның урнашу урыны адреслары буенча мәгълүматлар белән сайтта (eco2eco.ru/blog/), шулай ук Министрлыкның Инстаграмдагы рәсми аккаунтында танышырга була.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте