Министр Александр Шадриков Мәскәүдә Бөтенроссия су конгрессында катнаша

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Бүген Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәге мәйданчыгында “Илкүләм максатларны һәм илне үстерүнең стратегик бурычларын тормышка ашыру өчен Россиянең су ресурслары” темасына багышланган Бөтенроссия су конгрессы башланды. Чара өч көн дәвам итә. Анда Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнаша.

Форумда “Чиста су”, “Эчке су юллары”, “Тиңдәшсез су объектларын саклау”, “Иделне савыктыру”, “Байкал күлен саклау” һәм “Иң яхшы технологияләрне гамәлгә кертү” федераль проектлары фикер алышуның төп темасына әйләнәчәк. Моннан тыш РФ субъектлары һәм икътисадның төрле тармакларында сәнәгать колачында судан файдаланучылар су объектларына тискәре йогынтыны киметү буенча үзләренең планнары һәм уңышлары белән таныштырачак.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының “Экология” илкүләм проекты кысаларында “Иделне савыктыру”, “Тиңдәшсез су объектларын саклау” һәм “Чиста су” федераль проектларын тормышка ашырып килүен искә төшерик. 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International