Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре табигатькә карата игътибарлы, ваемлы берәүнең шикаяте буенча Арча районының Венета торак пункты тирәсендә рөхсәт ителмәгән урында чүплек булдырылуын ачыклаган. Экологлар, кичекмәстән, закон бозу урынына барып кайткан. Тикшерү барышында авыл халкының үзләренең үк тиешсез урында көнкүреш һәм төзелеш калдыкларыннан торган чүплек ясаганлыклары аңлашылган. Арча районы Иске Чүриле авыл җирлеге башлыгына закон бозуны юкка чыгару үтенече белән мөрәҗәгать җибәрелгән. Бүгенгә инде чүплекне юкка чыгару буенча тиешле чаралар күрелгән, чүп-чар белән пычранган җир биләмәсе торгызылган.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте