Минзәләдә шакшы сулар туфракка агызылган. Закон бозу буенча тиешле чаралар күрелгән, гаепле кеше җаваплылыкка тартылган

2019 елның 21 июне, җомга

Агымдагы елның апрелендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә “Кайнар линия” телефоны аша Минзәлә шәһәренең Гайдар урамында туфракка шакшы суларның агып торуы турында хәбәр алынган. Септикның таркалуы аркасында авария килеп чыкканлыгы, шуның аянычлы нәтиҗәсе буларак, туфракка пычрак су акканлыгы ачыкланган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының махсус аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре тарафыннан үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәсендә туфракта марганец микъдарының тиешледән 1,6 тапкыр, тимернең – 9 тапкыр, нитрат-ионнарның – 1,2 тапкыр, цинкның 3,4 тапкыр артыграк булуы билгеләнгән. Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.6 статьясындагы 2 өлеше  (“Пестицидлар һәм агрохимикатлар яки кешеләрнең сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч тудырырдай матдәләр һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу аркасында туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгару, шулай ук җирләрне бозу”) буенча административ беркетмә төзелгән. Шулай ук аңа закон бозуга китергән сәбәпләр һәм шартларны юкка чыгару турында күрсәтмә бирелгән. Күрсәтмәне үтәү йөзеннән, септик ремонтланган һәм зыян китерелгән җир биләмәсе торгызылган.  Моннан тыш закон бозучыга әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны каплау да йөкләнелгән. 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International