Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Арча районы 3нче мәктәбенә экологик эшчәнлекне үстерү өчен мини-экспресс лаборатория тапшырылды. Әлеге мәктәпнең укучыларга экологик белем бирү эшендә актив катнашып килүен искә төшерик. Биредә “Экологик ГТО” проекты тормышка ашырыла. Шулай итеп, балалар экологик культураның нечкәлекләренә, табигатькә ничек тә кимрәк зыян китерергә өйрәнә. “Мәктәбебез бүләккә бик нык сөенде, чөнки мини-лаборатория укучыларга күп кенә бурычларны хәл кылуга ярдәм итә. Аның тиңдәшсезлеге шунда: балаларга, олыларның катнашуыннан, контрольлегеннән башка гына мөстәкыйль эшләү мөмкинлеге бирә,” – дип шатлык-сөенечләре белән уртаклашты мәктәп директоры Люция Рәшит кызы.
Балалар әлеге прибор ярдәмендә, тулысынча әзер тест средстволарыннан һәм химик реагентлардан файдаланып, күрсәтмә экспериментлар үткәрә, әйләнә-тирә мохит объектларын (һава, су, туфрак, азык-төлек) башлангыч тикшерүгә бәйле эшләр башкара ала.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте