Экология сөюче укучыларыбыз игътибарына! 13 июль көнне Кремль Яр буенда Life Fest “Bio” файдалы фестивале узачак. Фестиваль кунаклары матурлык, экология, саулык-сәламәтлек һәм дөрес туклану турында күп кенә сорауларына җаваплар табачак.
Фестиваль программасында – сәламәт тормыш рәвеше турында дистәләрчә лекцияләр, бик күп мастер-класслар һәм практикалар, төркемләп күнегүләр һәм йога белән шөгыльләнү, сәламәтлекне кайгырту һәм матурлык индустриясе әйберләре, музыкаль тамаша һәм шоу-программа, тематик маркет, сәламәт һәм файдалы ризык белән фудкорт. Шулай ук икенчел чималны кабул итү буенча мобиль пунктлар эшлиячәк. Керү – ирекле!
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте