Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт шәһәрендә Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3нче сыйныф укучылары өчен микробиология дөньясына экскурсия үткәрде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Нурлат муниципаль районы башкарма комитетыннан рөхсәт ителмәгән чүплекне юкка чыгаруны таләп иткән.
Пластик стаканнардан – күлмәк, фольгадан – робот костюмы, кәгазь, катыргыдан – төрле киемнәр. Кыскасы фантазия тулы көченә эшкә җигелгән!
Су ресурслары федераль агентлыгы “Россиянең су хәзинәләре – 2019” Бөтенроссия медиа-конкурсын игълан итте. Анда 18яшьтән зуррак булган Россия Федерациясе гражданнары катнаша.
Ел башыннан бирле Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 5366 мөрәҗәгать кергән. Шуның 3122 – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.
Экологик мониторинг барышында Чаллы шәһәре төзелеш базаларыннан берсендә табигатьне саклау законын бозу ачыкланган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Ашыт” дәүләт табигать заказнигы вәкилләре белән берлектә Арчада күп функцияле клубка йөрүче балалар өчен экология турында лекция укыды.
Әлмәт шәһәренең 53нче “Светофорик” балалар бакчасында экологик чара булып узды. Урамда саф һава сулап йөргән чагында тәрбияченең кесә телефонына Лесовичоктан урманны һәм анда яшәүчеләрне Убырлы Карчыкның явыз тылсымыннан коткару үтенече белән аудиохат килеп төште.
Россиянең яшь галимнәре һәм җәмәгать эшлеклеләре Сербия Республикасына сәфәр кылырга әзерләнә. Рус географик җәмгыятенең Белград университеты базасында фәнни-агарту программасында катнашуга үткәрелгән конкурс җиңүчеләре алар.
Экологик активистлар өчен кызу вакыт җитте. Азнакай шәһәренең “Энергия” хезмәт һәм ял отряды, традицияләрне дәвам итеп, “Чатыр Тау” территориясендә өмә үткәргән.