Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Мамадыш районында күчмә тикшерү барышында лицензия килешүе шартларын санга сукмауны ачыклаган. “Отаркинское” чыганагында карбонатлы токымнар чыгаручы компаниянең шушы максат өчен күздә тотылган җир кишәрлеге чикләреннән чыгып китүе билгеләнгән. Моннан тыш юридик затның каты файдалы казылма запасларының торышы һәм үзгәрүе турында мәгълүматларны билгеләнгән срокта тапшырмавы, шулай ук авыл хуҗалыгы максатындагы җирләрне сәнәгать җирләренә күчермәве ачыкланган. Закон бозу фактлары буенча закон бозучыга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.3 статьясындагы 2 өлеше (“Җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиядә күздә тотылган шартларны һәм (яки) билгеләнгән тәртиптә расланган таләпләрне бозып, җир асты байлыкларыннан файдалану”) беркетмәләр төзелгән, 350 мең сум күләмендә штраф билгеләү турында карарлар чыгарылган. Компания, дәүләт инспекторлары биргән күрсәтмә нигезендә, җир кишәрлеген максатчан билгеләнешенә туры китерергә, зыян китерелгән җирләрне, шул исәптән лицензиядә күздә тотылган биләмәдән читкә чыгып кителгән урынны техник проект буенча торгызырга тиеш.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте