Казанның Авиатөзелеш районындагы Лесное күле яры буен чистарту буенча оештырылган өмәдә 50дән артыграк кеше катнашты. Болар – Рус географик җәмгыяте әгъзалары, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре, сәяси берләшмәләр вәкилләре, экологик хәрәкәтләр активистлары, битараф булмаган гражданнар.
Бүген Казан вокзалында “Дракон” көймәләрендә ишү буенча Европа чемпионатында 2 көмеш медаль яулаган Татарстан командасын каршы алдылар. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры, ТР Байдарка һәм каноэда ишү буенча федерация президенты Александр Шадриков катнашты.
Түбән Камада яшәүче бер ир-атның уяулыгы белән табигатьне саклау законын бозу булдырмый калган. Ул ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе дәүләт инспекторларына Түбән Кама районының Зур Афанас авылында туфракның уңдырышлы катламын алу-күчерү очрагы турында хәбәр иткән.
Ел башыннан бирле гражданнардан Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 6828 мөрәҗәгать кергән. Шуның күпчелеге – 3998е – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша. Экологлар “Халык контроле” системасы аша 728 мөрәҗәгатьне, WhatsApp, Telegram, Eco.signal элемтә каналлары, “Кайнар линия” телефоны аша 935 хәбәрне карап тикшергән.
Бүген “Саф һава” операциясе барышында 22 автомобиль тикшерелде. Чара кысаларында, машиналарның атмосфера һавасына тискәре йогынтысын киметү максатыннан, һавага чыгарыла торган пычрак матдәләрнең микъдары нормативларын үтәүгә дәүләт контрольлеге хәл ителә.
2019 елның 6 аенда Татарстанның суд приставлары табигатьне саклау законын бозган өчен барлыгы 8,2 миллион сумнан артыграк күләмдә штраф түләткән, дип хәбәр ителә Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе рәсми сайтында.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында шәхси документларны Татарстан Республикасы Дәүләт архивына бүләк итү килешүләрен имзалау тантанасы булып узды.
18-21 июль көннәрендә Мәскәүнең Крылатское районындагы Ишү каналында илләр һәм клублар командалары арасында “Дракон” көймәләрендә ишү буенча Европа чемпионаты уздырыла.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары алда торучы WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты маршрутын ни дәрәҗәдә чиста-пөхтә булуын тагын бер кат тикшерде.
Балтач районы Шушма елгасы яры буйларын чистартып-җыештырып, гражданнарның экологик проблемаларны хәл кылуга игътибарын җәлеп иттеләр.