Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Бигеш бистәсендә Авлашка елгасы тирәсендә чүплеккә тап булган. Тикшерү барышында районда яшәүче бер ир-атның судан нибары 15 метр ераклыкта шиннар, яраксызга чыккан техниканы өеп куйганлыгы ачыкланган. Законсыз чүплек мәйданының 150 кв. м тәшкил итүе исәпләп чыгарылган. Физик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.13 статьясындагы 4 өлеше (“Су объектларының пычрануына, чүпләнүенә һәм (яки) саегуына китерердәй дәрәҗәдә су объектларын саклауга карата таләпләрне бозу”) буенча беркетмә төзелгән. Шулай ук аңа әлеге закон бозуны юкка чыгару таләбе белән күрсәтмә бирелгән.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте