Чаллыда туфакның уңдырышлы катламын салдырып алуга киртә куелган

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә билгеле бер гражданнардан Чаллыда җир эшләре алып барылу турында хәбәр кергән. Экологлар кичекмәстән күрсәтелгән адрес буенча юл тоткан. Чыннан да, бернинди рөхсәт документларыннан башка гына 46 кв.м. мәйданда экскаватор ярдәмендә туфракның уңдырышлы катламын үзбелдеклеләнеп салдыру факты расланган. Физик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының  8.6 статьясындагы 1 өлеше (“Туфракның уңдырышлы катламын үзбелдеклеләнеп алу яки күчерү”) буенча беркетмә төзелгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International