Әйләнә-тирә мохитне кайгырту. Идел аръягы идарәсе белгечләре Буа районында экология дәресе уздырган

2019 елның 23 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Буа районының “Бор” җәйге савыктыру лагеренда ял итүчеләрне экология мәсьәләләрен хәл кылуга үзләреннән өлеш кертүгә ярдәм итәрдәй көндәлек адымнарга өйрәткән. Дәрес барышында мәктәп укучыларына биологик төрлелекнең мөһимлеге турында, табигый системаларда хайваннар һәм үсемлекләрнең сирәк төрләренең роле турында презентация күрсәтелгән.  Балалар экологик мәсьәләләр буенча фикер алышуда актив катнашкан, сорауларга җаваплар биргән һәм пластик савытта маркировка эзләү, калдыкларның таркалу вакытын билгеләү буенча биремнәрне бик оста итеп үтәгән. Чара ахырында лагерьда ял итүчеләр игътибарына экология темасына китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителгән.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International