ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Әлмәт шәһәр суды Әлмәт районы төзелеш компаниясеннән Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары миннистрлыгы файдасына 300 мең сумнан артыграк күләмдә штраф түләтү турында карар чыгарган. Әлеге предприятие тарафыннан әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян өчен әнә шуның кадәр түләргә туры киләчәк.

Экологик тормыш рәвешен гадәти булмаган интерактивка әйләндергәннәр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре табигать ресурсларына карата сакчыл мөнәсәбәтне үстерү максатыннан чыгып, Тукай районы “Балкыш” савыктыру лагеренда экология дәресе үткәргән.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә билгеле бер гражданнардан Чаллыда җир эшләре алып барылу турында хәбәр кергән.

Файдалы казылмаларны лицензиядән башка гына чыгару нәрсә белән яный? Зур күләмдәге штрафлар гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз төстә чыгаруны туктата алырмы?


23
июль, 2019 ел
сишәмбе

1 сентябрьгә кадәр МИР (Молодежь, Инициатива, Развитие сүзләреннән ясалган аббревиатура) премиясенә дәгъва кылуда катнашуга гаризалар кабул ителә.  МИР премиясе – тормыштагы актив позициясе рәхим-шәфкатьлелек, игелеклелек белән сугарылган кешеләрне ачыклауны максат итеп куйган еллык бәйге ул.

Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Буа районының “Бор” җәйге савыктыру лагеренда ял итүчеләрне экология мәсьәләләрен хәл кылуга үзләреннән өлеш кертүгә ярдәм итәрдәй көндәлек адымнарга өйрәткән.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләреннән Лениногорск районы Сергеевка авылында нефть продуктларын күмү турында хәбәр алынган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Бигеш бистәсендә Авлашка елгасы тирәсендә чүплеккә тап булган.

Гади, мавыктыргыч һәм кызык – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре экология мәсьәләләре буенча өйрәтүгә карата әнә шундый принципларны сайлап алды.


22
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Лаеш районының “Липки” лагеренда ял итүчеләр “Экологик дөнья тирәли  әйләнү” бәхетенә иреште. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре алар өчен экологик-агарту чарасы үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International