Гади, мавыктыргыч һәм кызык – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре экология мәсьәләләре буенча өйрәтүгә карата әнә шундый принципларны сайлап алды. Экологлар Минзәлә районының “Солнышко” җәйге савыктыру лагеренда экологик әңгәмә уздырды. Балалар уен рәвешендә калдыкларны аерып җыю турында, республикадагы экологик вәзгыятькә ничегрәк йогынты ясап булу турында бик күпне белүгә иреште. Укучылар экологлар авызыннан гади генә гадәтләр ярдәмендә үзең калдырган экологик эзләрне ничек җиңел генә бетерү турында да сөйләп үтте. Чара барышында балалар көндәлек тормышта планета турында актив төстә кайгырту буенча шәхси экспериментлары белән уртаклашты, күп кенә сораулар бирде һәм әле экологларның җитди игътибарыннан читтә калып килгән темаларны күтәрде. Кыскасы, әңгәмәдәшләрдән очрашудан яңа белемнәр белән “коралланып”, канатланып таралышты.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте