МИР еллык премиясенә дәгъва кылуда катнашуга гаризалар кабул ителә

2019 елның 23 июле, сишәмбе

1 сентябрьгә кадәр МИР (Молодежь, Инициатива, Развитие сүзләреннән ясалган аббревиатура) премиясенә дәгъва кылуда катнашуга гаризалар кабул ителә.  МИР премиясе – тормыштагы актив позициясе рәхим-шәфкатьлелек, игелеклелек белән сугарылган кешеләрне ачыклауны максат итеп куйган еллык бәйге ул. Илебезнең бүгенге һәм киләчәктәге игелекле кешеләрнең игелекле эшләренә ихтирам-хөрмәт күрсәтү ысулы ул.

Конкурсны оештыручы – “МИР” Гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы (мы-мир.рф).

2018 елда “МИР премиясе” социаль әһәмиятле проекты Президент грантлары фонды тарафыннан хупланды, ә инде 2019 елда проект халыкара проект статусын алды – беренче тапкыр буларак, чит илләрдә яшәүче ватандашларыбыздан гаризалар кабул итү мөмкинлеге ачылды.

МИР премиясе 8 номинациядә бирелә:

- Игелекле яңалыклар – Премия Россия гражданнарының игелекле эшләрен һәм уңай гамәлләрен яктырткан өчен бирелә;

- Елның игелекле оешмасы – Премия эштә югары нәтиҗәләр күрсәткән хәйрия һәм иҗтимагый берләшмәләр лидерларына яки активистларына тапшырыла;

- “Сәламәт” инициатива – Премия сәламәтлекне һәм тормыш сыйфатын  яхшыртуга бәйле проектларны популярлаштыручы яки булдыручы активистларга тапшырыла;

- Бернигә карамастан – Премия җәмгыять файдасына актив эшчәнлек алып баручы, үзләренең үрнәгендә мөмкин булмаганның мөмкин булуын раслаучы физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә тапшырыла;

- Экологик җаваплылык – Премия илнең экологиясен саклау өлкәсендәге проектларны тормышка ашыру өчен бирелә;

- Игелекле коллектив – Премия корпоратив волонтерлыкны хәл кылучы командаларга бирелә;

- Батырлык – Премия изге гамәлләр кылган кешеләргә бирелә;

- Халык премиясе – Интернет челтәрендә халыкның тавыш бирү йомгаклары буенча тапшырыла. Сайтта (премиямира.мы-мир.рф) гариза тапшырырга һәм шунда ук конкурс турында нигезләмә белән танышырга була.

Оештыру комитеты белән элемтәгә керү өчен –  email: info@mi-mir.ru (“МИР премиясе” дигән билге белән), premiamira@mi-mir.ru.   Телефон: 8 (800) 555-95-11 мы-мир.рф миамир.рф vk.com/mir russia vk.com/premiamira.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International