Экологик тормыш рәвешен гадәти булмаган интерактивка әйләндергәннәр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре табигать ресурсларына карата сакчыл мөнәсәбәтне үстерү максатыннан чыгып, Тукай районы “Балкыш” савыктыру лагеренда экология дәресе үткәргән. Экологлар биредә гадәтләребезне ничек итеп экологияне саклау ягына җиңел генә үзгәртеп булу турында сөйләгән, тормышта бер тапкыр кулланыла торган әйберләрне куланмыйча яшәргә һәм ресурслардан нәтиҗәле файдаланырга өйрәткән. Чарада катнашучылар чүпне аерып җыю турында лекция тыңлау гына түгел, мөстәкыйль рәвештә чүпне махсус контейнерларга аерып тутырып та караган әле. Мәйданчыкта “Барысы турында – барысы да” дигән экологик интеллектуаль уен да үткәрелгән. Балалар уеннан канәгать калып, экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау турында кирәкле белемнәр үзләштерү белән беррәттән, бик күп уңай тәэсирләр дә алган.
“Балаларның җәйге актив ялы табигатьне саклау эшчәнлеге белән турыдан-туры бәйле. Укучыларыбызның лагерьда гына түгел, өйләренә кайткач та экологик тормыш рәвешен дәвам итүләренә ышанасы килә,” – дип фикерләре белән уртаклашкан ведомство хезмәткәрләре.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте