ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Лаеш районының “Липки” лагеренда ял итүчеләр өчен экологик уен-квест үткәрде

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

Лаеш районының “Липки” лагеренда ял итүчеләр “Экологик дөнья тирәли  әйләнү” бәхетенә иреште. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре алар өчен экологик-агарту чарасы үткәрде. Балалар, командаларга бүленеп, маршрут кәгазьләрендә билгеләнгән “утрау-станция”ләргә тукталышлар ясый-ясый, лагерь буенча танып-белү характерындагы сәяхәткә юл тотты. Юлда алар иң элек “Рекордчы хайваннар утравы”на юлыгып, Гиннесс рекордлар китабына кертелгән җәнлекләр турында сорауларга җаваплар бирде. “Эзтабарлар утравы”нда исә балаларга теге яки бу эзнең кайсы җәнлекнеке икәнлеген уйлап табарга туры килде. “Вегетарианнар утравы”нда аларны, кактусның яфраклары бармы, беренче арбузлар кайда пәйда булган, кебек  үсемлекләр турында сораулар көтеп торды. Ә инде “Экология утравы”ндагы сораулар балалар өчен иң кызыклысына әйләнде. Нинди бөҗәк үзеннән 10 тапкыр авыррак әйбер күтәрә ала? Үсеп җитү өчен кемгә өч тапкыр туарга кирәк? Иң зур җиләк нинди?.. “Эрудитлар утравы” исә балалар өчен иң күңелле станциягә әйләнде. Командалар хайваннар, кошлар, үсемлекләр һәм бөҗәкләр турында җырларны искә төшереп, шуларны җырлап күрсәтте. Мавыктыргыч сәяхәт азагында баллар исәпләп чыгарылды һәм җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International