Бүген Бурятия Республикасыннан һәм Курган өлкәсеннән килгән белгечләр Татарстанның экология һәм табигать ресурсларын саклау өлкәсендәге тәҗрибәсе белән танышты.
Конкурсны оештыручылар – “Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге” өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре “Шәһәр балалар экология-биология үзәге” өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе, “Россия укучылар хәрәкәте” төбәк бүлеге.
Чүпне аерып җыю системасын гамәлгә кертүгә ярдәм иттеләр! Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Әлмәт шәһәренең 23нче “Менеджер” хосусый урта мәктәбендә экология дәресе үткәрде.
“Иллюминатордан җир күренә”. Бүген Казан шәһәре 190нчы балалар бакчасына йөрүче нәниләр пластиктан, кәгазь һәм башка материаллардан ясалган гаҗәеп киемнәрдән “Земляне” төркеменең әнә шул “Земля в иллюминаторе видна” дигән популяр җырын башкарган.
Чирмешән районы Ивашкино урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Су ресурслары. Россия диңгезләре” дигән темага экология дәресе үткәрелгән. Чарада 5-8 сыйныф укучылары катнашып, илнең су объектларының экологик мәсьәләләрен ачкан, үзләштерелгән белемнәрен уен рәвешендә ныгыткан.
Быелның август аенда территорияләрне вертолетка утырып тикшерү барышында Әлмәт шәһәре читендә рөхсәт ителмәгән урында төзелеш калдыкларыннан чүплек калкып чыгуы ачыкланган.
Табигать билгеләре арасындагы элемтәләрне билгеләделәр һәм көзгә хас үзенчәлекләрне барладылар. Кәләй станциясе тимер юл бистәсенең “Солнышко” балалар бакчасына йөрүче нәниләргә экология дәресе үткәрелде.
Чаллыда яшәүчеләр бакча ширкәтләренең берсе территориясендә рөхсәтсез чүплек пәйда булуга ризасызлык белдереп, экологларга мөрәҗәгать иткәннәр.
Люминесцент лампалар, яраксызга әйләнгән шиннар, иске-москы транспорт. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Чаллының Ялхов елгасы яр буенда әнә шундый чүп-чарга тап булган.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы “ЭКОлидер” республика конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итә.