Бу лидерларның максаты – экология. “Вверх!” республика бәйгесендә катнашучылар тармак мәсьәләләре чишелешләре белән таныштырды

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Татарстанның бик зур максатларга омтылышлы яшь лидерлары – “Вверх!” республика бәйгесендә катнашучылар экологик мәсьәләләрне хәл кылуның үзләре уйлап тапкан чишелешләре белән таныштырды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында конкурста катнашучыларның идарәи кейслары чишелешләрен яклау һәм тәкъдим итү, шулай ук шәхси әңгәмәләр булып узды.

Экспертлар комиссиясе – ә аңа “Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясе” республика иҗтимагый оешмасы президенты Алла Кондратьева, “Кадрлар резервы” республика проекты психологы Эльвина Бабаева, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре Әнисә Маннапова һәм Һиндия Галиева керә, кейсларны яклау барышында материалны әзерләү, аны аңлату дәрәҗәсен, методикасын, куелган бурычны турыдан-туры хәл кылу дәрәҗәсен бәяләде. Кейсларны яклаудан соң  “Elevator pitch” форматында индивидуаль әгәмәләр уздырылды: аның барышында бәйгедә катнашучыларның һәркайсы 2 минут эчендә үзе турында, үзенең күнекмәләре турында сөйләп, ни өчен сайлап алынган министрлыкта стажировка узуга лаек булуын нигезләргә тырышты.

“Вверх!” республика бәйгесе – яшьләргә һәр ел саен Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында, оешмалар, компанияләр һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләрендә белем  эстәү һәм стажировка узу, үз проектыңны эшләп, республика җитәкчелегенә тәкъдим итү, чит илләрдә стажировка үтү  мөмкинлеге, дигән сүз. Конкурс 2009 елдан бирле Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан “АТМ РТ” республика иҗтимагый оешмасы белән берлектә үткәрелеп килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International