Лениногорскида – рөхсәтсез чүплек

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә Лениногорск шәһәрендә уртак рейд үткәргән. Тикшерү барышында җир законын бозу билгеләнгән. Бер предприятие биләмәсендә 225 кв.м мәйданда рөхсәтсез чүплеккә юлыгылган. Тикшерү күрсәткәнчә, мәйданчыкта су үткәрми торган түшәмә булдырылмаган, мәйданчык түбә астына кертелмәгән.  Хәзерге вакытта биредә административ тикшерү алып барыла. Ачыкланган фактлар буенча Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.2 статьясындагы 1 өлеше (“Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспортта йөрткәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү”), 8.2 статьясындагы 3 өлеше (“Бу статьяның 1 өлешендә күздә тотылган, кешеләрнең сәламәтлегенә яки әйләнә-тирә мохиткә зыян салуга яки эпидемиягә яисә эпизоотиягә китергән гамәлләр (гамәл кылмау) – бу гамәлләр (гамәл кылмау) җинаятьчел гамәл булмаганда”) һәм 8.7 статьясындагы 2 өлеше (“Җирләрне яхшырту, саклау һәм туфракны җилдән, судан ашалудан саклау һәм башка процессларны, җирләрнең сыйфатын начарайтуга китерердәй әйләнә-тирә мохиткә бүтән тискәре йогынтыны булдырмый калу буенча билгеләнгән таләпләрне һәм мәҗбүри чараларны үтәмәү”) нигезендә  беркетмәләр төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International