“Чиста булачак” активистлары 5 еллык юбилейларын билгеләп үтте

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

Республиканың яшьләр экологик хәрәкәте үзләренең тәүге юбилейларын гөрләтеп уздырды. Татарстанда “Чиста булачак” үсеше – зур гына бер идеянең 5 ел эчендә киң колачлы оешмага әверелү тарихы ул. Кичә А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә экологик хәрәкәтнең юбилей сезонына йомгак ясау буенча республика фестивале булып узды. Анда елның иң актив экоактивистлары исемнәре аталды.

Территорияләр җыештыру, агачлар утырту, Үзәк өмәдә һәм “Яшел Россия” акциясендә катнашу. Боларның барысы да оешма максатларына ирешүдә зур роль уйный, дигән фикердә активистлар. Республика яшь натуралистлар фестивале, “Чәчәк ат, минем Республикам” дигән еллык квест, палаткалы лагерьлар һәм ишегалды лагерьлары, “ЭКОВОЛНА” яшьләр экологик оешмалары форумы елның иң мөһим, иң истә калырдай чараларына әйләнде. Сезон Республика актив мәктәбе белән төгәлләнде: анда катнашучылар үзләренә бик көчле энергия сеңдерү һәм проектларын тормышка ашыру өчен зур тәҗрибә туплау мөмкинлеге алды. “Экоблоггинг” проекты узган елларның иң уңышлы инициативаларыннан берсенә әйләнде. “Чиста булачак” экологик хәрәкәте 210нан артыграк экологик дәрес һәм 170 табигатьне саклау чарасы, өлкәннәр һәм ветераннарга социаль ярдәм күрсәтү буенча 30 акция, агачлар утырту буенча – 30, икенчел чимал буенча – 16 акция, “Минем экоҗәй” дигән 6 ишегалды лагере, Татарстан Республикасы балалар савыктыру лагерьлары оештырды, шәһәрнең сукбай хайваннарына ярдәм итү йөзеннән хәйрия концерты уздырды.

Сезонны уңышлы төгәлләү уңаеннан “Чиста булачак” хәрәкәтендә катнашучыларны Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Тимур Гыйләҗев котлады. Ул, активистларны бүләкләп, республикада бер генә экологик акциянең дә әлеге уңган-булган егет-кызлардан башка гына узмавын билгеләп үтте. “Иң-иңнәр”гә Министрлыкның Рәхмәт хатлары тапшырылды, “Зеленая семерка” бәйгесе йомгаклары буенча иң шәп җиде активистка велосипедлар бүләк ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International