Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Урман Зәе елгасының яр буйларын һәм җир кишәрлеген тикшергән. Тикшерү барышында гражданнарның су объектына килеп-китеп йөрү юлын чикләү факты билгеләнгән. Әлмәт районында яшәүче берәүнең сулык тирәсенә тимер койма корып куюы ачыкланган. Аның шулай ук, судан файдалану килешүеннән һәм су объектын файдалануга тапшыру турында карардан башка гына, үз ихтыяҗлары өчен елгадан су суыртуы мәгълүм булган. Бу Россия Федерациясе Су кодексының (03.06.2006 ел, №74 ФЗ) 11 статьясындагы 1 өлеше таләпләрен бозу булып санала.
Физик затка карата Адмиминистратив хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.12.1 статьясы (“Гражданнарның гомуми файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына иркенләп килеп-китеп йөрүен тәэмин итү шартларын үтәмәү”) һәм 7.6 статьясы (“Су объектына үзбелдеклеләнеп хуҗа булу яки аннан билгеләнгән шартларны санга сукмыйча файдалану”) буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән.