“Тәүге шундый үзәк булачак”. Татарстанда мәчеләр семьялыгына керүче ерткычларның сирәк төрләрен өйрәнү белән шөгыльләнәчәкләр

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Фәнни инфраструктура, генетик анализның алдынгы ысуллары һәм яңа технологияләр эшләү. Республикабызда боларның барысы да бар. Бу  аны мәчеләр семьялыгына керүче ерткычларның популяциясен саклау һәм торгызу чараларын тормышка ашыру мәйданчыгы сыйфатында карау мөмкинлеге бирә. Хәзерге вакытта Татарстанда мәчеләр семьялыгына керүче ерткычларның сирәк төрләрен, шул исәптән кар барсын өйрәнү үзәген төзү мәсьләләсе хәл ителә. Сүз уңаеннан, моңа кадәр чиста токым төркемнәрен ябылуда саклау һәм торгызу максатында тикшеренүләр үткәрү өчен мондый урыннарның әле беркайда да оештырылмаганлыгын әйтеп үтәргә кирәк.

Бүген Россия Фәннәр академиясенең А.Н.Северцов исемендәге экология һәм эволюция проблемалары институты директоры Вячеслав Рожнов төзелеш өчен күздә тотылган җир кишәрлекләрен вертолеттан карап йөрде. Нәкъ менә ул  Татарстанда проект кураторы булып тора – аны фәнни-техник яктан тәэмин итә. Вячеслав Рожнов кайбер яңа концепцияләр һәм якын килүләр эшләгән, аның катнашында һәм җитәкчелегендә эре ерткычлар һәм диңгездә яшәүче имезүчеләр – юлбарыс, каплан (леопард), ирбис, ак аю, кырпы балыгы (белуга), соры кит биологиясе буенча уникаль материал тупланган. “Татарстан Хөкүмәте һәм республика Президенты тарафыннан нәкъ менә биредә тикшеренү үзәге төзү турында карар кабул ителү бик әйбәт. Үзәк илебезнең генә түгел, бөтен дөньядан тикшеренүчеләрне җәлеп итәргә мөмкин. Тәүге шундый үзәк булачак бу. Биредә комплекслы, мультидисциплинар тикшеренүләр – ерткычларның үз-үзен тотышы, генетик, физиологик үзенчәлекләре буенча тикшеренүләр уздыру күздә тотыла. Безнең бурыч, шул исәптән, ерткычларның җайлашу механизмнарын өйрәнү. аларның төрле шартларга ни рәвешле җайлашуларын аңлау. Үзәктә махсус шартлар булдыру өчен кирәк бу”, – ди галим.

Кама Тамагы районындагы территория үзәкне булдыру өчен иң кулай урын булып санала, дип вертолеттан очып күзәтеп йөрү нәтиҗәләре белән уртаклашты Идел-Кама дәүләт табигый-биосфера тыюлыгы директоры Юрий Горшков. “Бу урын шул яктан бик уңайлы:  якын-тирәдә торак пунктлар юк, ландшафтлар төрлелеге күзәтелә. калкулыклы, урманлы урыннар, бушлыклар бар”, – дип аңлатып үтте ул. Вячеслав Рожнов үзәкнең мәчеләр семьялыгыннан берьюлы берничә ерткыч төрен – дала мәчесен, манул, Ерак Көнчыгыш урман мәчесе, Европа урман мәчесе, Кавказ урман мәчесен һ.б. өйрәнү үзәгенә әйләнү ихтималын искәртте.

Мәчеләрнең юкка чыгу алдында торган сирәк төрләрен саклау мәсьәләсе буенча фикер алышу Казан (Идел буе) федераль университетында дәвам итте. Киңәшмәдә Россия Фәннәр академиясенең А.Н.Северцов исемендәге экология һәм эволюция проблемалары институты, Россия Федерациясе Фән һәм югары белм бирү министрлыгы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге” федераль тикшеренү үзәге” федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесе, “Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы” федераль дәүләт бюджет учреждениесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең экология һәм табигатьтән файдалану проблемалары институты вәкилләре катнашты. Оештыру характерындагы беренче очрашу кысаларында алга таба эш юнәлешләре, концепция әзерләү өчен мәгълүматлар җыю мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International