Лениногорск районында 172 м2 мәйданда җиргә зыян китерелгән. Гаеплеләр урында фаш ителгән

2019 елның 25 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Лениногорск районының Дурасово авылында туфракның уңдырышлы катламын законсыз төстә салдырып алучыларны “кармак”ка эләктергән. Закон бозучылар үзләренең законсыз гамәлләрен тормышка ашыру өчен махсус техника җәлеп иткән. Экологик тикшеренү вакытында 172 кв.м мәйдандагы җиргә зыян китерелүе исәпләп чыгарылган.   Шулай итеп, Лениногорск предприятиесе туфракның уңдырышлы катламын законсыз салдырып алган өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.6 статьясындагы 1 өлеше буенча җаваплылыкка тартылган. Моннан тыш закон бозучы җир кишәрлеген рекультивацияләргә, ягъни торгызырга да тиеш булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International