2019 елның 25-26 октябрь көннәрендә Чаллының “Звездный” савыктыру лагеренда Татарстан Республикасы III Яшь натуралистлар слеты булып узган. Чарада республиканың 20ләп районыннан 200дән артыграк бала катнашкан.
Табигатьне сөючеләр Федераль балалар экология-биология үзәге җитәкчесе Владимир Менников, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе начальнигы Владимир Менников белән очрашкан.
Слет вакытында яшь натуралистлар отрядларга берләшеп, экологлар проблемаларын бергәләшеп хәл иткәннәр. Алар экологик квестлар узганнар, яшь натуралист көндәлеген тутырганнар, үзләренең фәнни-гамәли хезмәтләре турында сөйләгәннәр. Шулай ук җырлаганнар, биегәннәр, кыска гына спектакльләр куйганнар.
“Елның яшь натуралисты” номинациясендә “Үсмер” балалар-үсмерләр клублары үзәге” муниципаль автоном учреждениесе командасы беренче урынны яулаган. Мөслим гимназиясе 2нче урынга чыккан. Балалар экология-биология үзәге – 3нче урында.