Су саклау зонасы – машина кую урыны түгел. Ел башыннан бирле “Автостоп” операциясе буенча 247 закон бозу очрагы ачыкланган

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Әлеге чара “корыч ат”ларын сулыкларның яр буйларында куеп калдырырга яратучы машина йөртүчеләрне ачыклауга юнәлдерелгән. Закон бозучыларга саллы гына штрафлар яный: физик затлар өчен – 3 меңнән 4,5 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен – 8 меңнән 12 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 200 меңнән 300 мең сумга кадәр. Су объектларын саклау буенча экологик контрольлек бүгенгәчә дәвам итә. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре шушы араларда гына Чаллыда су саклау зонасыннан файдалану кагыйдәләрен бозуны ачыклаган. Бер адәм Ялхов елгасы тирәсендәге гараж кооперативы территориясендә “автомойка” оештырган. Физик затка карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.42 статьясындагы 1 өлеше (“Су объектының яр буе саклау полосасыннан, су объектының су саклау зонасыннан хуҗалык эшчәнлеген һәм башка эшчәнлекне чикләүләрне санга сукмыйча файдалану”) буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Агымдагы 2019 елда төбәк әһәмиятендәге су объектларында әнә шундый 247 закон бозу очрагы ачыкланган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International