Игелекле балалар үстерәбез! Лениногорск балалар бакчасында экология дәресе узган

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре Лениногорск шәһәре 4нче балалар бакчасына йөрүче сабыйларга дәрес үткәргән. Нәниләргә каты коммуналь калдыклар һәм чүпне аерып җыю турында аңлатылган. Шулай итеп, алар чүплеккә ыргытырга күнегелгән чүпнең күпчелек өлешен эшкәртергә мөмкин булуын белгән. Чара барышында балалар шулай ук су, һава һәм җирне пычратуның төп чыганаклары белән танышып, су һәм электр энергиясен янга калдыру ысулларына өйрәнгән.

“Экологик күңел ачу балаларга тапкырлык, экология буенча иҗади сәләт һәм белемнәрен күрсәтү, табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт күнекмәләрен ныгыту мөмкинлеге бирде, ди экология дәресен оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International