ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Казанның 94 нче гимназиясендә тәүге тапкыр “Квиз for family” дигән интеллектуаль уен үткәрелгән. Чараны Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, "Шепард" иҗат төркеме оештырган.

Экологияне саклау нигезләренә өйрәтәләр. Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре, Актаныш районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе начальнигы Айнур Гыймадиев белән берлектә, Актаныш шәһәре 2нче урта мәктәбендә  экологик чара үткәргән. Дәрес квестлар, катлаулы биремнәр рәвешендә узган. Укучылар, ике командага бүленеп, экологик эстафетада ярышкан.

Быелның август аенда Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Актаныш районында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә ком чыгаруны ачыклаган булганнар. Тикшерү барышында билгеләнгәнчә, Уразай авыл җирлеге территориясеннән чыгарылган гомумтаралган файдалы казылма нефть чыгару объектларына китерелгән.


26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Ел башыннан бирле табигатьне саклау законнарын белә торып бозучыларга карата 29 җинаять эше кузгатылган. Шуның дүрттән бер өлеше җир асты биләмәләреннән  файдалану өлкәсендә закон бозуларга туры килә.

Аэротенкны, компрессор станциясен капиталь төзекләндерү, яңа ләм картасын файдалануга тапшыру, кудыргыч насосларны алыштыру – 2019 елда Тәтеш "Водоканал"ында башкарылган эшләр бу.

Чүпне, уйламыйча-нитмичә, теләсә кайда ташлап калдыру нинди аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, калдыкларны ничек эшкәртергә? Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Актаныш районы Зөбәер мәктәбе укучылары белән әнә шушы һәм башка сорауларга җаваплар эзләгән. Балаларга үзләренең торак пунктындагы экологик проблемалар турында сөйләүче ролик күрсәтелгән.


25
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькәчә, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

Балаларны уйнап-көлеп кенә дигәндәй экологик тормыш рәвешенә тартып кертергә тырышалар. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Буа районы Янтуган урта мәктәбендә укучылар өчен экология дәресе үткәргән.

Башкорстанда бер компания вакытында штраф түләмәгән өчен Башкортстан Республикасы Стәрлетамак шәһәр суды карары нигезендә Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.25 статьясы (“Административ җәзаны үтәүдән баш тарту”) нигезендә административ җаваплылыкка тартылган.

Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 13 307  мөрәҗәгать кергән. Шуның 8300е – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International