ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 13526 мөрәҗәгать кергән.


29
ноябрь, 2019 ел
җомга

700дән артыграк табигатьне саклау акциясе, 10000нән артыграк тыңлаучы белән биш йөз экологик дәрес, палатка лагерьлары, хайваннарны яклау акцияләре һәм башка бик күп чаралар. Бүген “Чиста булачак” яшьләр экологик хәрәкәте активистлары Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриковка 2019 елдагы эш йомгаклары турында сөйләде.

Планетабыз киләчәгенә битараф түгел икәнсез, һәр көн саен әйләнә-тирә мохитне саклау һәм яхшырту өчен конкрет адымнар ясарга әзер икәнсез, әлеге экологик чара – нәкъ менә сезнең өчен! “Табигать геройларын көтә” Бөтенроссия конкурсы игълан ителде.

Әлмәт районында “ОПУ-30” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең агулы пычрак суларын Кече инешкә агызган өчен 400 мең сумлык штрафка тартылганлыгын искә төшереп үтик. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре әлеге закон бозу очрагын быелның көзендә ачыклаган.

Казан шәһәре 80нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6нчы сыйныфы укучылары Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының аналитик лабораториясендә булып киткән. Биредә аларга Үзәк махсус инспекция белгечләре экскурсия үткәргән.


28
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында табигатьтән файдаланучылар өчен гавами чара үткәрелде.

“Татвторчермет” җитештерү берләшмәсе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте предприятиесе территориясендә экология законнарын бозуга кабаттан юл куймау максатыннан тиешле чаралар күрелгән. Компаниянең җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүдә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен бозган өчен 2017 елдан бирле инде берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылганлыгын искә төшерик.

 Өйдән чыгып киткәндә, ни өчен утны сүндерергә, өй яки фатирда суүткәргечтән су агып-тамып тормасын өчен ничек итеп үзвакытында тиешле чара күрергә – Чирмешән муниципаль районы Ивашкино мәктәбендә 9-11 сыйныф укучылары белән үткәрелгән әңгәмә барышында әнә шул хакта сөйләшү булган.


27
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Чистай районында проектсыз саклагычлар, радиация чыгармый, дип танылган. Бүген “РосРАО” федераль дәүләт унитар предприятиесенең “Идел буе территориаль округы” филиалы белгечләре Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Чистай “Восток” сәгать заводы тирәсендәге һәм Кубас урманындагы җир биләмәләрен торгызу буенча башкарылган эшләр белән таныштырды.

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Финляндия делегациясе булып китте. Финляндия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе җитәкчелегендәге делегациянең Казанга Финнар мәдәнияте көннәрен ачуда катнашу өчен килүен искә төшерик.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International