ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитетының Административ-техника инспекциясе идарәсе һәм Горький тимер юлы вәкилләре белән берлектә, санитария-экология икеайлыгы кысаларында, тимер юллар өчен бүлеп бирелгән полосаларны кабат карап чыкты. Төп максат – рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарын контрольдә тоту һәм булдырмау. Рейд «Казан – Биектау – Восстание – Зөя – Лаеш – Казан» маршруты буенча узды.
Тикшерү барышында 32 хокук бозу очрагы ачыкланды. Бу беренче тикшерү барышында ачыкланганга караганда ике тапкыр кимрәк (ул вакытта рөхсәтсез рәвештә калдыклар ташланган 69 урын ачыкланган иде). ТР Биектау районы территориясендә – 5, Зеленодольск районында – 4, Лаеш районында – 2 чүплек ачыкланган. Казан территориясендә 21 рөхсәтсез чүп ташлау урыны барлыгы ачыкланган. Совет районында – 4, Мәскәү һәм Киров районында – 7, Вахитов һәм Идел буе районнарында – 4, Авиатөзелеш һәм Яңа Савинов районында 6 чүплек бар.
Табигатьне саклау законнарын бозу фактлары буенча район администрациясе башлыкларына хокук бозуларны бетерү турындагы хатлар җибәреләчәк.