Быел оештыручылар марафонда аңлы рәвештә кәгазь стаканнардан баш тарткан һәм пластик шешәләргә өстенлек биргән. Аларны җыярга җиңел һәм икенчел эшкәртүгә дә җибәреп була. «Безнең өчен марафонны экологик яктан кайгырту, катнашучыларыбыз арасында табигатькә җаваплы караш тәрбияләү мөһим», - диде «Казан марафоны» директоры Вадим Янгиров.
Сибур – Казан марафонының экологик партнеры. Спортчы һәм волонтерларның актив катнашуы аркасында, трассадагы туклану пунктларында кулланылган барлык пластик шешәләр дә җыелган һәм эшкәртүгә җибәрелгән. Дистанциядә пластикны җыю өчен махсус баклар урнаштырылган иде, әгәр дә спортчы йөгергән вакытта шешәне анда ташлый алмаган булса, волонтерлар тиз арада шешәләрне җыйды һәм хәтта җил белән елга буена киткән шешәләрне тоту өчен катер да кулланды.
«Аерып җыелган пластик шешәләрне эшкәртү җиңел, алар чиста һәм кыйммәтле икенчел чимал булып санала, һәм без марафон дистанциясендә тәкъдим ителгән пластик төргәккә икенчел тормыш бүләк итә алуыбызга шатбыз. Без оештыручы һәм партнерларны гына түгел, һәр катнашучыны актив рәвештә җәлеп итүгә юнәлтелгән әлеге амбицияле бурычны үтәдек», - дип билгеләп үтте СИБУРның тотрыклы үсеш буенча директоры Максим Ремчуков.
Исегезгә төшерәбез, Казан марафоны – шәһәрнең төп истәлекле урыннары буйлап йөгереп уза торган экскурсия. Ул башкаланың чәчәк ату вакытын күрү мөмкинлеген бирә. Ярышлар 2015 елдан башлап ел саен үткәрелә һәм 3 км, 10 км, 21,1 км озынлыктагы дистанцияләрне һәм марафон дистанциясен үз эченә ала.