«Эко-школы/Зеленый флаг» халыкара программасы кысаларында Горки-Әмәт урманындагы «Йорт» экология үзәгендә экологик тәрбия бирү буенча XI Бөтенроссия педагогик идеяләр фестивале үткәрелде. Анда «Эко-школы/Зеленый флаг» халыкара программасының Россиядәге координаторы Ольга Мадисон, Санкт-Петербургның мәгариф комитеты каршындагы Мәгариф сәясәте советы экспертлары, Россия төбәкләренең мәгариф учреждениесе җитәкчеләре һәм педагоглары, Министрлыкның территориаль идарә инспекторлары катнашты.
Фестиваль кысаларында кунаклар өчен Горки-Әмәт урманы буенча экскурсия, «Туган як табигате» экология сукмагы буйлап сәяхәт, «Казан – калдыкларсыз шәһәр» интерактив экспозициясен тәкъдим итү, шулай ук экологик сувенирлар ясау буенча мастер-класслар оештырылды. Соңрак төрле төбәкләрдән килгән экспертлар һәм Татарстан педагоглары балаларга экологик тәрбия һәм белем бирүне оештыру буенча үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, идеяләр һәм фикерләре белән бүлеште, шулай ук дидактик уеннар һәм кулланмалар тәкъдим итте.
Зеленодольск районында шундый ук секция утырышы 11 нче номерлы «Антошка» балалар бакчасында һәм Әлмәт, Чаллы һәм Түбән Камада Мәгълүмати-методик үзәкләрдә узды.
Белешмә:
«Эко-школы/Зеленый флаг» халыкара программасы үсеп килүче буынны тәрбияләүгә, аларда әйләнә-тирәлекне саклауга карата җаваплылык тоеп, командада эшли белүгә һәм төбәкнең (алга таба-илнең) тотрыклы үсешенә китерә торган карарлар кабул итәргә өйрәтүгә юнәлтелгән.