ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары, «Цифрлы дәрес» республика программасы кысаларында, Нурлат балалары белән очрашты.
Егор Тарнавский экология акциясендә катнашты, балаларга Пионериянең 100 еллыгына багышланган тематик плакат ясарга ярдәм итте һәм мәктәп укучылары өчен «Виртуаль һәм өстәмә чынбарлык» темасына ачык дәрес үткәрде. Ул балаларга виртуаль һәм өстәмә чынбарлыкның аермасын һәм аларны эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә куллану мөмкинлекләрен аңлатты. «Цифрлы дәресләр балаларны булган мәсьәләләрне заманча ысуллар ярдәмендә хәл итүгә җәлеп итү өчен уникаль мөмкинлек булып тора», - дип билгеләп үтте Егор Тарнавский. Сүз уңаеннан, саны буенча бу инде өченче «Цифрлы дәрес», аны экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары үткәрә.
Шулай ук, эш сәфәре кысаларында Егор Тарнавский гражданнарны да кабул итте, анда Нурлат районы халкы хәзерге вакытта экология мәсьәләләре буенча үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алды.