ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында узган утырышта аучылык ресурсларының чик күрсәткече турында сөйләштеләр

2022 елның 20 мае, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында дәүләти экология экспертизасы комиссиясенең утырышы булып узды, анда 2022 елның 1 августыннан 2023 елның 1 августына кадәр Татарстан территориясендә аучылык ресурсларына чик күрсәткечләр билгеләү турында фикер алыштылар. Утырышта ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Идел-Кама биосфера тыюлыгы, Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты һәм Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты вәкилләре катнашты. Киңәшмәгә шулай ук видеоконференция режимында ТР муниципаль районнарының башкарма комитеты хезмәткәрләре дә кушылды.

Экспертлар тәкъдим ителгән материаллар белән танышты, хайваннарның санын исәпкә алуның гамәлдәге методикаларына, хайваннарның миграция тропларын билгеләүгә кагылышлы кайбер мәсьәләләр турында фикер алышты. Проект материалларын карау нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат, дәүләт экология экспертизасы тәмамланганнан соң, Министрлык сайтында урнаштырылачак: https://eco.tatarstan.ru/rezultati-gosudarstvennoy-ekologicheskoy.htm

Аучылык ресурсларын куллануның чик күләмен һәм квоталарын билгеләү (поши, Себер кыр кәҗәсе, селәүсен, бурсык) ел саен раслана, бу исә, ул популяцияләргә зыян китермичә, аучылык ресурсларыннан файдалану мөмкинлеген бирә. Яңа проектның үзенчәлеге шунда: проект материалларына беренче тапкыр затлы боланнарның санын алу нәтиҗәләре кертелгән. Моннан тыш, бу елдан башлап, аучылык ресурсларының санын исәпкә алуның яңартылган методикалары – кышкы маршрут хисабы, авиация хисабы методлары кулланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International