Экологлар казанлыларның дренаж канавындагы күбек турындагы шикаяте буенча кабат урынга чыкты

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан халкы шикаяте буенча кабат урынга чыкты, аларга Идел буе районындагы дренаж канавындагы күбек турында тагын бер хәбәр килде. Экологлар тикшерүе вакытында күбек хасил булу күренеше күзтелмәде. Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, апрель ахырында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары, Министрлыкның лаборатория белгечләре белән берлектә, Казан шәһәренең Идел буе районында булды. Ул вакытта территориягә экология тикшерүе ясаганда, дренаж канавында күбек булу факты расланган иде. Шул урыннан юынты су пробалары алынды. Казан шәһәренең Тышкы төзекләндерү комитеты адресына яңгыр сулары һәм канализация челтәрләренең баланста тотылуы турында гариза җибәрелде. Алынган мәгълүматтан чыгып караганда, баланста тотучы оешма булып «Городское благоустройство» муниципаль унитар предприятиесе тора. «Су объектларын куллану һәм саклау өлкәсендә федераль дәүләт күзәтчелегенә һәм су объектларын куллану һәм саклау өлкәсендә региональ дәүләт күзәтчелегенә караган объектларны кертү критерийлары турында» РФ Хөкүмәте карары нигезендә, «Городское благоустройство» муниципаль унитар предприятиесе федераль дәүләт экология күзәтчелегенә буйсына.

Шуңа бәйле рәвештә барлык мәгълүмат, шул исәптән алынган пробаларның анализ нәтиҗәләре, шулай ук гражданнарның мөрәҗәгатьләре Табигатьтән файдалану өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсенә җибәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International