Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг буенча федераль хезмәт лицензиясен алу белән, «ТР Геология һәм җир асты байлыкларын файдалану ФҖБ» ДБУ өчен яңа мөмкинлекләр ачыла

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына караган «Татарстан Республикасы геология һәм җир асты байлыкларын файдалану фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг буенча федераль хезмәтнең вакыты чикләнмәгән лицензиясен алды. Бу мәҗбүри документ, гидрометеорология һәм аның белән чиктәш өлкәләрдә эшчәнлек сыйфатын күрсәтүнең үзенә күрә бер гаранты булып тора.  

Лицензия учреждение эшчәнлегенең яңа перспективаларын ача. Ул атмосфера һавасы, су һәм туфрак сыйфатын, шулай ук аларның пычрану дәрәҗәсен билгеләү буенча эшләр алып бару өчен кирәк.

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг буенча федераль хезмәт  лицензиясе булу Геоүзәккә бәяләмә бирергә һәм Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы соравы буенча, әйләнә-тирә мохит компонентларының, шул исәптән атмосфера һавасының пычрануы, өске су объектларының сыйфат күрсәткечләре турында мәгълүмат бирү мөмкинлеген булдырачак. Моннан тыш, лицензия әйләнә-тирә мохит мониторингы барышында алынган мәгълүматны җыярга, сакларга һәм тапшырырга мөмкинлек бирә.

Исегезгә төшерәбез, элек «Татарстан Республикасы геология һәм җир асты байлыкларын файдалану фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ лабораториясе су, туфрак, калдыклар, су төбендәге утырмалар, атмосфера һавасыннан 400 компонеттнан артык проба алу һәм лаборатория сынауларын үткәрү мөмкинлеген бирә торган аккредитация аттестатын алган иде.

Шулай ук Геоүзәк маркшейдер эшләрен үткәрү мөмкинлеген бирә торган Экология, технология һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт лицензиясенә дә ия.

Шулай итеп, әлеге документлар барлык кызыксынучы затларны да дөрес мәгълүмат һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы мәсьәләләрендә юридик нигезләнгән дәлилләү базасы белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International