Бүген Идел-Кама шарлавыгы сусаклагычларының эш режимын җайга салу буенча Ведомствоара эшче төркем утырышы булып узды. Анда Балыкчылык буенча федераль агентлык , Росморречфлот, Диңгез һәм елга транспортының федераль агентлыгы, Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг буенча федераль хезмәт, «Россия ЕЭС» РАҖ, «РусГидро» ГАҖ һәм субъектларның башкарма хакимияте органнары, шул исәптән Волгоград, Әстерхан, Саратов өлкәләре, Марий Эл Республикасы вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасыннан утырышта Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм «Татэнерго» АҖ вәкиле катнашты. Утырышта шулай ук «Балыкчылык һәм океанография буенча бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты» федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесенең Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Юрий Северов та бар иде.
Идел-Кама шарлавыгы сусаклагычларының 19 майдан 10 июньгә кадәр булган эш режимнары каралды. Күпчелекнең тавышы нигезендә, махсус балык җибәрүне тәмамлау һәм Куйбышев сусаклагычының су ресурсларын туплау режимына күчүе хупланды.
Билгеләнгән режимнар Федераль су ресурслары агентлыгы сайтында урнаштырылачак.
Федераль су ресурслары агентлыгының фаразланган исәпләүләре нигезендә, Куйбышев сусаклагычындагы су күләме 21 майдан соң арта башлаячак.
Искәртеп узабыз, узган утырышта Александр Шадриков балыкларны җибәрүнең махсус вакытын кыскарту тәкъдиме белән чыкты, чөнки Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә мониторинг буенча федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, Идел-Кама шарлавыгы сусаклагычында икенче кварталда суның гомуми нормасы 82% гына тигез булачак (139 куб. км), фараз буенча бу 136-166 куб. км тигез булган аскы чиккә туры килә.
Идел-Кама шарлавыгы сусаклагычларының эш режимнарын көйләү буенча Ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы якынча 2022 елның 7 июнендә булачак.