Чирмешән районында узган киңәшмәдә авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Чирмешән районында Татарстан Республикасындагы авыл җирлеге җитәкчеләре өчен, Әгъзам Гобәйдуллин җитәкчелегендә, җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре буенча йомгаклау зона семинар-киңәшмәсе узды. Чыгыш ясаучылар арасында ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева да бар иде. Киңәшмә кысаларында ул Министрлык эшчәнлеге, территорияләрне контрольдә тоту һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итү нокталары турында сөйләде. Җир асты байлыкларыннан файдалану һәм су объектларын файдалануга бирү мәсьәләләренә аерым тукталды. Шулай ук Ольга Манидичева экологик белем бирү эшчәнлегенең әһәмиятен дә билгеләп үтте: «Безнең республиканың «Россия суы» акциясендә катнашуы актив эшчәнлек алып баруның ачык мисалы булып тора, узган елгы нәтиҗәләр буенча Татарстан 1 нче урынны алды. Быел да лидерлык халәтен саклап калу мөһим, чөнки безнең уртак нәтиҗә сезнең актив позициягезгә бәйле».

Шундый ук киңәшмәләр Буа, Кукмара һәм Мөслим районнарында да узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International